news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Печəн базары» татар шəһəр мəдəнияте һəм дизайны фестивале узачак

Казанда «Печəн базары» татар шəһəр мəдəнияте һəм дизайны фестивале узачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

29-30 август көннәрендә Иске Татар бистəсендə (Кабан күле яр буенда) татар дизайны дөньясының төп вакыйгасы – «Печəн базары» татар шəһəр мəдəнияте һəм дизайны фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьлəре форумы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2013 елдан бирле үткəрелə торган фестиваль быел 14нче тапкыр уздырыла һәм «Кабан сөйли» дигән концепциягә нигезләнә.

«Әлеге унөч ел эчендә Кабан күле тирәсендә күп нәрсә үзгәрде: осталар буыны, брендлар, трендлар, йөзләр, хәтта шәһәр атмосферасы да. Тик үзгәрешсез калган бер нәрсә бар – Кабан күле. Ул 2013 елдагы беренче ярминкәләрдән башлап бүгенге көнгә кадәрге барлык вакыйгаларның шаһиты. Ул XX гасыр башындагы Печән базарын да, фестивальнең башлангычын да, барлык кешеләрне, осталарны да хәтерли. Быел оештыручылар барлык фестивальләрне берләштергән урынга беренче тапкыр мөрәҗәгать итә һәм бу киңлеккә дизайн, шигърият, музыка һәм су буендагы әңгәмәләр аша тавыш бирә», – дип хәбәр итә оештыручылар.

Фестиваль программасына дизайн-маркет, әдәби программа (лекцияләр, дискуссияләр, шигъри кичәләр, подкастлар), балалар һәм өлкәннәр өчен остаханəлəр, «Ачык университет» лекторияләре, фотоаланнар, кино, «Кабан сөйли» ачык подкастлары, иммерсив спектакльләр һ.б. чаралар керә.

  • «Печəн базары» фестивале беренче тапкыр 2013 елның апрелендə уздрыла. Ул татар шагыйре Габдулла Тукайның вафатына 100 ел тулуга багышлана. Фестивальнең максаты XX гасыр башы, ягъни Тукай яшəгəн һəм иҗат иткəн чор атмосферасын торгызу була. Моның өчен Нурулла мəчете янында урам ярминкəсе оештырыла. Ярминкəдə катнашучылар өчен дресс-код кертелə – киемдə ул чордагы шəһəр халкының татар милли киеме элементлары булырга тиеш була. Бу урын очраклы гына сайланмаган – Печəн базары төрле товарлар сату урыны гына түгел, ə Казан татарларының очрашу һəм бер-берсе белəн аралашу, яңалыклар белəн бүлешү һəм аралашу урыны да булган, ягъни Печəн базары Казан татарларының мəдəни һəм иҗтимагый тормыш үзəге ролен уйнаган.
news_right_1
news_right_2
news_bot