news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Павлюхин урамында ике хатын-кызны машина бәрдергән, аларның берсе үлгән

Бүген кич белән Павлюхин урамында Volkswagen автомобиле ике хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га бу хәлнең шаһитлары сөйләде.

Якынча мәгълүматларга караганда, ике җәяүле Татар дәүләт филармониясе бинасы янында тиешле булмаган урында юлны чыгарга уйлаган. Кроссовер йөртүчесе туктарга өлгермичә җәяүлеләрне бәрдерә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, бер хатын-кыз һәлакәт урынында үлгән. Икенче җәяүлене авыр хәлдә ашыгыч ярдәм машинасында алып киткәннәр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot