news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда пациентларның хокукларын яклауга кагылышлы чираттагы акция узды

Аның барышында гозер-тәкъдимнәр белән 300 гә якын кеше мөрәҗәгать иткән

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Гражданнарның түләүсез һәм сыйфатлы медицина ярдәме алуга Конституциядә беркетелгән хокуклары булса да, сыйфатлы ярдәм күрсәтү проблемасы бик актуаль булып кала. Пациентлар хокуклары сакланмауда гражданнарның бу өлкәдә тиешенчә хәбәрдар булмавы да роль уйный. Шушы көннәрдә генә «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе пациентларның хокукын саклауга багышланган чираттагы акция уздырды. Аны оештыруда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, РФ Социаль иминият фондының ТР идарәсе, ТР Кеше хокуклары буенча вәкил аппараты ярдәм иткән.
Җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, акция барышында компаниягә түләүсез медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы тәкъдим-гозерләр белән, шулай ук ярдәм сорап 297 кеше мәрәҗәгать иткән. Аларга 6 сәгать дәвамында компаниянең штаттан тыш эксперт табиблары – невролог, кардиолог, терапевт, офтальмолог, хирург, урологлары консультацияләр биргән. Пациентларның 23 е шифаханә-хастаханәләрдә тиешле ярдәм алмауга кагылышлы язма мөрәҗәгатьләр тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot