news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда пациентлар тар юнәлештә эшләүче табиблардан ярдәмне ике үзәктә алачак

Тар юнәлештә эшләүче табиблар Казанда ике үзәктә кабул итә башлый.

Казанда пациентлар тар юнәлештә эшләүче табиблардан ярдәмне ике үзәктә алачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2019 елдан пациентлар, үз сырхауханәсендә алынган юллама белән, тар юнәлештә эшләүче табиблардан ярдәмне ике үзәктә алачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

Министр Казанда тар юнәлештә эшләүче белгечләрне Идел буе районында 18 нче шәһәр хастаханәсендә һәм Мәскәү районында 16 нчы шәһәр хастаханәсендә туплау ниятләнгәнен әйтте.

“Бу бөтен шәһәр буйлап йөрмәү, табибка үтемлелекне арттыру өчен кирәк. Үзәкләр заманча медицина җайланмалары һәм кадрлар белән җиһазланачак. Алар әзер диярлек, хәзер лицензияләү бара", - диде Марат Садыйков.

Үзәкләр авыруларны 2019 елдан кабул итә башлаячак. Пациент үз сырхауханәсендә юллама алып, шул үзәкләргә барып ярдәм алачак.

“Тар юнәлештәге белгечләргә ихтыяҗ проблемасы дистәләгән еллардан килә. Ул республиканың барлык районнарына хас. Шәһәрләрдә бераз вазгыять яхшырак”, - диде министр.

Министр сүзләренчә, быелдан башлап белгечләр медицина университетын, медицина академиясен тәмамлагач ук эшләрлек итеп әзерләнәчәк. Офтальмология, отоларингология, неврология һәм башка юнәлешләр буенча ординатурада квоталар артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100