Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген иртән Казанда пассажирлар трамвай ишеген ваткан
Бүген иртән Казанда пассажирлар трамвай ишеген ваткан. Инцидент 07:50 сәгатьтә Гвардейская урамындагы тукталышта булган. «Татар-информ»га «Метроэлектротранс» матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, пассажирлар, этешә-төртешә, вагоннан бер ишек аша чыга башлаган, шул сәбәпле ишек ватылган.
Трамвайны депога ремонтка җибәрү өчен, машина йөртүчегә салонны пассажирлардан бушатырга кирәк булган. Механиклар ишекнең ныгыту элементларын алыштырырга һәм аны кире урынына урнаштырырга планлаштыра. Ватылган трамвай урынына линиягә резерв состав җибәрелде, дип хәбәр иттеләр предприятиедә.
Фото: © Соцчелтәр
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз