news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда пассажир ташучылар юл йөрү бәясен 43-45 сумга кадәр арттыру турында белдерде

Казанда пассажир ташучылар юл йөрү бәясен 43-45 сумга кадәр арттыру турында белдерде
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

2025 елда Казанның җәмәгать транспортында йөрү бәясе акчалата түләгәндә 45 сум һәм карта белән 43 сум булырга мөмкин. Шулай итеп, ул өч һәм биш сумга артачак. Бу хакта РБК Татарстан хәбәр итә.

Татарстан башкаласы мэриясендә басмага хәбәр ителгәнчә, пассажир ташучылар җәмәгать транспортында йөрү бәяләрен күтәрү зарурлыгын дәлилләүче документацияне ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына җибәргән.

Шәһәр администрациясендә билгеләп үтүләренчә, ел башыннан икътисадта инфляциянең гомуми проценты 8,32 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта «дизель ягулыгы, ягулык-майлау материаллары, запас частьләр һәм комплектлау кирәк-яраклары, коммуналь түләүләр һәм җылылык энергиясенә бәяләр һәм тарифлар шактый артты».

Хәзер Казанның җәмәгать транспортында йөрү банк яки транспорт картасы белән түләгәндә 38 сум тора һәм акчалата түләгәндә 45 сум. 2023 елда ул 35 һәм 36 сум торган.

Җәмәгать транспортында йөрү бәясенең 45 сумга кадәр артуын Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев белдергән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot