news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда, пассажиры үлү сәбәпле, ашыгыч рәвештә аэробус төшәргә мәҗбүр булган

“Аэробус 312” Мәскәү Домодедово аэропортыннан Чиләбегә оча торган булган.

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). Казан халыкара аэропортына, пассажиры үлү сәбәпле , “Аэробус 312” экстрен рәвештә төшәргә мәҗбүр булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

“Аэробус 312” Мәскәү Домодедово аэропортыннан Чиләбегә оча торган булган. Самолетта пассажирларның берсенең хәле авыраеп киткән һәм ул аңын югалткан. Һава судносы командиры Казан аэропортында экстрен рәвештә төшү карарын кабул иткән.

Самолет Татарстан башкаласына 16 сәгать 54 минутта төшкән. Аэропортта көтеп торган ашыгыч ярдәм медиклары пассажирның үлемен раслаган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100