news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда пассажир ташучылар Финанс министрлыгыннан компенсация сорый

Транспорт предприятиеләре ассоциациясендә Татарстан финанслар министры белән шәхси очрашу сорыйлар.

Казанда пассажир ташучылар Финанс министрлыгыннан компенсация сорый
архив/Михаил Захаров

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Транспорт предприятиеләре ассоциациясе Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллинга ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Хатта Татарстан Финанс министрлыгы җитәкчесе белән очрашу һәм ташлама белән йөрүчеләр өчен компенсация кирәклеге турында әйтелә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ачык мөрәҗәгатьне Ассоциация рәисе Сергей Темляков бирде.

«Очрашуга өметебез һаман да өмет булып кала. Сез очрашуның кирәклеге турында хәбәр иткән вакыттан ике атна үтте инде. Ассоциациягә дә, пассажир ташучыларның берсенә дә очрашу көне, урыны һәм вакыты турында мәгълүмат килмәде. Казан ташучылары очрашуга теләсә кайсы вакытта килергә әзер булуларын әйткән иде», - диелә мөрәҗәгатьтә.

«Пассажир ташучылар сез аларны авыр финанс вәзгыятендә ташламассыз дип бик өметләнә. Сезнең ярдәм белән проблеманы хәл итү юлларын таба алачакбыз», - дип язылган мөрәҗәгатьтә.

Моннан тыш, ташучылар ташлама белән йөрүчеләр өчен компенсация түләү тәртибен карауны сорый, алар аны гадел түгел, дип саный.

«Пассажир ташучылар ташламалар хисабына зыянны капларга сорамый. Без башкарылган эш өчен үз акчабызны сорыйбыз, 18 түгел, ә 27 сум. Ул чагында зыян да булмас иде. Ташламадан кулланучыларны йөрткән өчен тулы күләмдә түләмәгәнгә ташучыларның чыгымнары арта. Без пассажир өчен уртача 22 сум алабыз», - диелгән хатта.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, ПАТП-4 автобус линиясе булмауны ягулык өчен бурыч булуы белән аңлатты. Шулай ук Казанда кондукторлар җитмәү сәбәпле, ташлама кулланучыларны йөрткән өчен компенсация таләп иткәннәр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100