news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда пассажир ташучы автопредприятиеләр таләбе кире кагылган

Шикаятьләрнең күп булуын исәпкә алып, мэр кимчелекләрне бетерергә кушкан

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”). Бүген җәмәгать транспортында бару бәясен арттыру мөмкинлеге мәсьәләсе буенча Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

 

Шушы ел башында Казанның шәһәр маршрутлары буенча автобуста пассажир ташый торган шәхси автопредприятиеләре җитәкчеләре ТР Тарифлар буенча комитетына һәм Казан шәһәре мэриясенә автобуска билет бәясен 25 сум итеп билгеләү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Алар исә моны автобуска билет бәясе 2 ел ук элек күтәрелгәнне һәм шушы вакыт эчендә рәсми инфляция генә дә 20 процент тәшкил иткәнлекне, электр, җылылык һәм газга бәяләр кискен артуы автопредприятиеләрнең үз чыгымнарын арттыруга китерүне, җәмәгать транспортында ташламаларга ия гражданнар барган өчен компенсация тулысынча капланмауны шуңа сәбәп итеп күрсәтә һәм аларның соңгысы бәя күтәрүдә төп нигез итеп чыгарыла. Электрон билетлар гамәлгә кертү предприятиеләргә ташламаларга ия гражданнар ташуны тулысынча контрольда тоту мөмкинлеге бирсә дә, шулар өчен автопредприятиеләргә акчалата компенсация тулысынча түләнелмәгән. Бүген төрле дәрәҗә бюджетларның Казанның пассажир ташый торган автопредприятиеләренә бурычы 68,9 млн. сумга җиткән. Бу сумма аена алдан түләп куйган 50 тапкыр шушы төр транспорттан кулланучы өчен бер барганда 8,55 сум исәбеннән санала. Пассажир ташучылар бюджет хисабына түләнә торган шушы төр гражданнарның автобустан аена уртача 4кә артыграк куллануын белдереп, бер барган өчен 15 сум исәбеннән 54 тапкыр барган итеп исәпләүне яки хәзер гамәлдәге 50 урынына 40ка калдырып чикләүне сорый.

 

Автопредприятие җитәкчелеге белән очрашканчы, алдагы көнне мэр Илсур Метшин ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән шушы мәсьәләдә сөйләшкән, Татарстан Хөкүмәте башлыгы исә республика бюджеты хисабына автопредприятиеләргә соңгы 2 елдагы 68,9 млн. сумлык бурычны һәм быелга ташламаларга ия гражданнар өчен 104 млн. сумлык компенсация акчасын түләү мәсьәләсен хәл иткән. “Шул ук вакытта ташламалы гражданнарга аена ничә тапкыр автобуста бару санын чикләүләр кертелмәячәк”, диелә әлеге хәбәрдә.  

 

И.Метшин игъланынча, шәһәр хакимияте һәм республика әлегә автобуста барган өчен бәя арттыру мәсьәләсен карарга әзер түгел. Моннан тыш, шәһәр порталындагы “Интернет-кабул итү” сәхифәсе аша шәһәр мэрына халыктан алынган шикаятьләр арта баруын исәпкә алып, ул пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру буенча автопредприятиеләрдә тәртип урнаштыруны таләп иткән. 

 

 

 

   

news_right_1
news_right_2
news_bot