news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда пассажир һәм җәяүле зыян күргән ике авариянең шаһитларын эзлиләр

Юл һәлакәтләре нәтиҗәсендә ир-атның – башына, хатын-кызның күкрәк читлегенә зыян килгән.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе автобус пассажиры һәм җәяүле зыян күргән ике авариянең шаһитларын эзли. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр иттеләр.

«5 сентябрьдә 55нче автобуста 43 яшьлек пассажир егылган. Автобус йөртүче, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, китеп барган, зыян күрүченең башы җәрәхәтләнгән. Икенче көнне «Хэнде» автомобиле Достоевский урамындагы җир асты парковкасында 52 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Машина йөртүче авария урыныннан качып киткән, хатын-кызның күкрәк читлегенә зыян килгән», - дип белдерделәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе, әлеге аварияләрне үз күзләре белән күрүчеләр булса, түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итүләрен сорый: (843) 5-333-819, 5-333-848. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100