news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда пассажир кыз дорфа таксистны кәрәзле телефон камерасына төшергән

Машина йөртүче ир-атны пассажир кызның соңгы пунктны төгәл әйтмәве чыгарыннан чыгарган.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда адекват булмаган такси йөртүчесенең пассажирга кычкыруы һәм сүгенү сүзләре әйтүе төшерелгән видео социаль челтәрдә чыкты. Агрессив йөртүчене кәрәзле телефон камерасына такси клиенты төшергән.

Кадрларда ир-атның кызга адресны дөрес әйтмәве өчен ачуланып кычкыруы күренә. Машина йөртүче пассажирга берничә тапкыр тавышын күтәреп хурлый, хәтта автомобильдән куып чыгару белән яный.

Беренчел мәгълүматлар буенча, автомобиль Татарстанда һәм республикадан читтә хезмәт күрсәтүче компанияләрнең берсендә хезмәт итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot