news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда пассажир автобусы светофорның кызыл утына чыгып, җәяүлене бәрдергән

Зыян күрүче кеше җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда пассажир автобусы җәяүле кешене бәрдергән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичә 29нчы маршрут автобусы шоферы Бутлеров урамында светофорның кызыл утына чыгып, җәяүлене таптаткан.

Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре авариянең сәбәпләрен ачыклый.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot