news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Пасха төнендә изоляция режимын бозучылар булмаган

Гыйбадәтләр 18 апрельдән 19 апрельгә каршы төндә башкалада 41 храм һәм монастырьда узган.

Казанда Пасха төнендә изоляция режимын бозучылар булмаган
Рамиль Гали

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда Пасха бәйрәмендә җәмәгать тәртибен бозу, изоляцияне үтәмәү очраклары теркәлмәгән. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков әйтте.

Гыйбадәтләр 18 апрельдән 19 апрельгә каршы төндә 41 храм һәм монастырьда узган. Валерий Саматошенков җәмәгать тәртибен 100 дән артык полиция хезмәткәре контрольдә тотканын әйтте.

Коронавирус белән бәйле хәл аркасында быел православ христианнарның Пасха бәйрәмендә чиркәүләр җәмәгатьчелек өчен ябык булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot