Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Пасха гыйбадәтләре митрополит Феофан җитәкчелегендә узачак
Казан каласы Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм җәмәгать оешмалары белән багланышлар бүлеге вәкиле шул хакта аңлатма бирде
(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Православиелеләрнең Пасха бәйрәме быел 1 майга (католиклар аны 27 мартта билгеләп үтте) туры килә, шул рәвешле, 7 атналык Бөек ураза тәмам була. Казандагы барлык православие храмнарында 30 апрельдән 1 майга каршы төндә бәйрәм гыйбадәтләре үткәреләчәк. Казан кремлендәге Благовещение соборында Пасха гыйбадәтләре 1 май кичке 6да Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан җитәкчелегендә узачак.
Бүген бу хакта Казан каласы Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм җәмәгать оешмалары белән багланышлар бүлеге җитәкчесе урынбасары Егор Тимофеев шәһәр җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә белдерде. Киңәшмәгә рәислек иткән Башкарма комитет башлыгы Денис Калинкин Пасха билгеләп үтеләсе төндә медицина бригадалары, транспорт һәм җәмәгать тәртибе тәэминаты мәсьәләләренә игътибарны юнәлтеп, тиешле структуралар җитәкчеләренә шуңа әзерлек эшләре башлауны йөкләде һәм, диндарларның изге бәйрәмдә кәефен кырырлык берни булырга тиеш түгел, дип кисәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз