news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Паркта уйныйбыз!» фестивале була

21 июльдә Казанның Горки-Әмәт урманында «Паркта уйныйбыз!» фестивале уза. Кунаклар турнирларда, лекцияләрдә, рольләргә бүленгән квестларда һәм башка актив чараларда катнаша ала. Фестивальгә керү ирекле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

14:00 – 20:00 сәгатьләрдә яшел кырда 100дән артык өстәл уенында катнашырга була. Фестиваль кунакларына тарихи фехтование буенча мастер-класста катнашырга һәм квест узарга тәкъдим итәчәкләр.

Моннан тыш, көн дәвамында өстәл уеннары ярминкәсе дә эшләячәк, дип хәбәр итә шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясе.

news_right_1
news_right_2
news_bot