Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Паркта китапханә” ачыла
“Ачык марафон” кысаларында республика язучылары һәм шагыйрьләре, көндәлек басма редакцияләре вәкилләре чыгыш ясаячак.
(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). 18 июньдә Лобачевский исемендәге скверда “Паркта китапханә” ачыла. Бәйрәмнең шигаре – “Укы. Уйла. Сөйлә”, дип хәбәр итә китапханә матбугат хезмәте.
Үзәк мәйданчыкта Казан дәүләт мәдәният институты, Тимирясов исемендәге Казан инновацион институты коллективлары һәм башкаручылар, Татарстанның Биектау һәм Питрәч районы китапханәчеләре һәм укучылары катнашында театральләштерелгән концерт уза. Шулай ук тамашачылар алдында “Спартак-Татарстан” Иҗтимагый физкультура һәм спорт җәмгыяте гимнастчылары коллективы һәм Әүхәдиев исемендәге музыка көллияте солистлары чыгыш ясаячак.
“Ачык марафон” рубрикасы кысаларында республика язучылары һәм шагыйрьләре, көндәлек басма редакцияләре вәкилләре, мәдәният эшлекләре чыгыш ясаячак.
Балалар зонасында нәшрият эшчәнлеге һәм мини-китаплар ясау буенча мастер-класслар, футбол буенча арт-импровизация, интеллектуаль квест-эстафета узачак.
Шулай ук “Китап язабыз” дип исемләнгән акция узачак. Чара кунаклары үз тәкъдимнәрен һәм теләкләрен яза ала. Бу китап Татарстан Милли китапханәсендә сакланачак. Чара флешмоб белән тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз