Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда парковкадагы машиналарга шешә ыргыткан үсмерләрне тоткарлаганнар
Социаль челтәрләрдә шаһитлар төнлә Казанның Гадел Кутуй урамында үсмерләрнең балконнан машиналарга сулы шешәләр ыргытуы турында хәбәр итте. Аларның сүзләренчә, биштән артык машина зыян күргән. Шешәләрнең берсе аздан гына машинасын карарга чыккан кызга тимәгән. Шуннан соң үсмерләр, фатирда әйберләрен калдырып, качып киткән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, әлеге хәлдән соң автомобиль хуҗалары полициягә гариза язган. Хулиганнарны тиз арада ачыклап, полиция бүлегенә китергәннәр – үсмерләр өчәү булып чыккан, иң олысына 16 яшь тулган.
«Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә. Әлеге хәлнең барлык шартлары ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча гамәлдәге законнар нигезендә процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип өстәделәр полициядә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз