news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда паркларны төзекләндерүгә 562 миллион сум акча сарыф итәчәкләр

«Ак чәчәкләр», «Крылья Советов» парклары һ.б. яшел зоналар тәртипкә китереләчәк.

Казанда паркларны төзекләндерүгә 562 миллион сум акча сарыф итәчәкләр
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Григорий Князев). Казанның Яңа Савин, Идел буе, Авиатөзелеш һәм Совет районнарындагы парклар һәм скверлар төзекләндереләчәк. Дәүләт сатып алулары сайтында шул хактагы мәгълүмат урнаштырылган.

Тендер шартлары нигезендә, территорияләрне тәртипкә китерү яшелләндерүне генә түгел, ә коммуникацияләрне алыштыру һәм ял итү өчен корылмалар төзүне дә үз эченә ала. Идел буе районында - «Комсомолец» торак комплексы янындагы һәм Комаров урамындагы парк, Яңа Савин районында – Фестиваль бульвары һәм Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» скверы, Авиатөзелеш районында - «Крылья Советов» паркы, Совет районында Горки-Әмәт урман паркы һәм Юлиус Фучик, Ломжа, Минск урамнары, Җиңү проспекты арасындагы торак кварталындагы яшел зона тәртипкә китереләчәк.

Төзү һәм ремонт эшләренә 562 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Барлык эшләр дә 2019 елның 1 июленә кадәр тәмамланырга тиеш. 

news_right_1
news_right_2
news_bot