Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда паркларда һәм скверларда планлаштырылган чараларны кичектерделәр
Чаралар узачак көн турында алдан хәбәр ителәчәк.
(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Казанда 1 июньгә, Балалар көненә, планлаштырылган бәйрәм чараларын кичектерделәр. Бу хакта мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чаралар һава шартлары начарлану сәбәпле күчерелә. Иртәгә, 1 июньдә, Татарстан башкаласында салкынайтачак. Республикада юеш кар яву ихтимал.
Чаралар узачак көн турында алдан хәбәр ителәчәк, дип хәбәр иттеләр Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты матбугат хезмәтендә.
Иске Татар бистәсендә 1 июньгә планлаштырылган бәйрәм дә күчерелгән.
- Республикада җәй төнге салкыннардан башланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз