news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Парклар һәм скверлар дирекциясенә яңа җитәкче билгеләнде

Моңа кадәр Дирекцияне җитәкләгән Алсу Сәетова июль азагында Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгына китте.

(Казан. 20 август, "Татар-информ"). Казанда Парклар һәм скверлар дирекциясенә яңа җитәкче итеп Марат Закиров билгеләнде. Бу турыда эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Марат Закиров "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" оешмасында генераль директор урынбасары вазифасын башкарган иде.

"Ул безнең хезмәттәшебез. Соңгы ун елдагы иң мөһим чараларны бергәләп уздырдык", - диде Метшин.

Моңа кадәр Дирекцияне җитәкләгән Алсу Сәетова июль азагында Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгына китте.

news_right_1
news_right_2
news_bot