news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Парк урамы буенча транспорт хәрәкәте чикләнә

Бу юл төзекләндерү эшләре белән бәйле.

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). Казанда 10 майдан 31 майга кадәр Парк урамы буенча 11-нче йорттан Окружная урамына кадәр транспорт хәрәкәте ябыла. Бу юл төзекләндерү эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.

Атомобильчеләргә игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре күрсәтмәләрен үтәргә киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot