news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Парк Хаус»та егет белән сакчы сугышкан очракны тикшерәләр

Сакчыга суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

Казанда «Парк Хаус»та егет белән сакчы сугышкан очракны тикшерәләр
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә шаһитлар сакчы белән бер егетнең сугышканын видеога төшергән. Видео социаль челтәрдә чыкты.

Россия эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу хәлдән соң куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре полициягә гариза язган.

Бу факт буенча тикшерү үткәрелә. Хәзер сакчыга суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Аның нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot