news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Pamina” флейталар квартеты концерты була

Казанда квартет Иоганн Бах, Орландо Лассо, Сэмюэль Барбер әсәрләрен башкарачак

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Камера музыкасы кичәсе узачак. Анда музыка сөючеләр алдында Бельгиядән “Pamina” флейталар квартеты концерт бирәчәк.

С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залының музыка бүлегеннән алган мәгълүматка караганда, Памина – Вольфганг Моцарт язган “Могҗизалы флейта” операсының төп героинясы исеме. Флейтада уйнаучы кызлар Брюссельда Патша Консерваториясен тәмамлый. 1999 елда, бергә җыелып, квартет төркемен оештыра. Репертуарларында – төрле чорларда иҗат иткән композиторларның яңача эшләнештәге әсәрләре, бүгенге заман композиторлары музыкасы. “Pamina” флейталар квартеты Бельгия, Италия, Әрмәнстан, Чехия, Швейцария шәһәрләрендә дә үз иҗатын таныта.

Казанда квартет Иоганн Бах, Орландо Лассо, Сэмюэль Барбер әсәрләрен башкарачак. Кнцерт кичке 18 сәгать 30 минутта башлана.         

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100