news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда пациентка зыян китергән стоматологлардан 1,3 миллион сум түләттергәннәр

Казанда яшәүче хатын-кыз стоматология клиникасының түләүле хезмәтләре өчен ике килешү төзегән, аларга түләгән, әмма дәвалау сыйфатсыз булган һәм бу аның сәламәтлеге өчен тискәре нәтиҗәләргә китергән. Әлеге хатын-кыз реанимациягә эләккән. Бу хакта Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Стоматология клиникасы зыянны каплаудан баш тартуга да карамастан, суд зыян күрүче файдасына карар кабул иткән.

Табибларның күп факторларны исәпкә алмавы һәм пациент өчен туры килми торган дәвалау алымын сайлавы расланган.

Нәтиҗәдә, суд приставы-башкаручыдан башкарма производство кузгату турында карар һәм җинаять җаваплылыгына тарту турында кисәтү алганнан соң стоматология клиникасы 1,3 миллион сум түләргә мәҗбүр булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot