Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Остазлык. Рухи-әхлакый кыйммәтләр. Цифрлаштыру» темасына түгәрәк өстәл узды
16 ноябрьдә РФ Прокуратурасы университетының Казан юридик институты (филиалы) түгәрәк өстәл үткәрде. Очрашу «Остазлык. Рухи-әхлакый кыйммәтләр. Цифрлаштыру» темасына багышлап үткәрелде. Әлеге чара академик М.И.Мәхмүтовның тууына 100 ел тулуга багышланган «Педагогик укулар 2026: фәнни мәктәпләрнең яңарышы һәм мәгарифкә заман куйган таләпләр» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Түгәрәк өстәл эшендә РФ Прокуратурасы университетының Казан юридик институты директоры Елизавета Демидова-Петрова, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, протоиерей Владимир Самойленко, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова, прокуратура ветераннары, РФ Прокуратурасы университетының Казан юридик институты укытучылары һәм студентлары катнашты.
Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чыгышында түгәрәк өстәлдә күтәрелгән фикер алышу темасы буенча ислам карашын җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте өчен цифрлаштыру гаять зур мөмкинлекләр ачты.
«Без бик күп төрле уңышлы дини проектларны тормышка ашырдык. Мәсәлән, татар телен өйрәнү буенча белем бирү платформасы, онлайн мәдрәсә, берничә мобиль кушымта, электрон китапханә, телеканал һәм радио... Бу инструментның нәтиҗәлелеген яхшылап аңлау максатыннан ике мөһим күрсәткеч китерәм: быел Татарстан Республикасында мәчет каршындагы курсларга белем алу өчен 28 000 кеше йөри (бүгенге көндә безнең 1633 мәчет бар), ә онлайн мәдрәсәдә укучылар саны – 123 000 меңнән артып киткән. Күпме кеше ислам нигезләрен өйрәнә!» – диде ул.
Әмма шул ук вакытта Камил хәзрәт борчылуын да белдерде. Цифрлаштыру контрольдә тотып булмаслык мәгълүмат агымын һәм аны куллануны күздә тота, ул чын һәм виртуаль дөнья арасындагы гына түгел, ә яхшылык белән яманлык арасындагы чикне дә югалта. «Шуңа күрә без үзебезнең мәхәлләдәшләребезгә, дин кардәшләребезгә тәнкыйди фикерләүне үстерергә өйрәтәбез, – дип җиткерде хәзрәт. – Кеше мәгълүматны анализларга, мәкерле алымнарны күрергә һәм виртуаль мохиттә үзеңне ничек тотарга икәнлеген белергә тиеш. Без аларга онлайн-киңлектә дә үз-үзебезне тотышыбыз гадәти тормыштагы кебек булуын, һәр репост, лайк өчен җавап бирергә кирәк булачагы турында аңлатабыз. Әгәр нинди дә булса идеяне алга этәрәсең икән, шулай ук аның тарафдары буласыңны да аңларга кирәк».
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз