news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Осиново, Юдино һәм Залесный бистәләрендә ут беткән

Һәлакәт урынында авария бригадалары эшли.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Казанда ТЭЦ-3 электр станциясендә авария аркасында Осиново, Юдино һәм Залесный бистәләрендә ут беткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген кич министрлыкка «Сетевая компания» диспетчерыннан Казан ТЭЦ-3 станциясенең өченче секциясен сүндерү турында хәбәр килде. Нәтиҗәдә Казанның ике бистәсендә һәм Яшел Үзән районының бер авылында өлешчә ут беткән», — дип сөйләделәр министрлыкта.

Һәлакәт урынында авария бригадалары эшли. Электр утын сүндерү сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot