news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ОРВИ буенча эпидемия бусагасы 12,4 процентка югарырак

Татарстан башкаласында бер атна эчендә әлеге авыруның 8 меңнән артык очрагы теркәлгән.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Казанда ОРВИ буенча эпидемия бусагасы 12,4 процентка югарырак. Моның сәбәбе - өлкән яшьтәгеләр арасында авыручыларның күп булуы. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада бер атна эчендә әлеге авыруның 17 841 очрагы теркәлгән.

Белгечләр әйтүенчә, барлык яшьтәгеләр арасында ОРВИ белән авыручыларның гомуми саны эпидемия бусагасы дәрәҗәсендә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100