Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда орлыклардан май сыгу заводы булачак
Казанда орлыклардан май сыгу заводы булачак
(Казан, 24 декабрь, «Татар–информ», Әнвәр Маликов). Казан май комбинаты чимал белән тәэмин ителү ягыннан бәйсезлек алачак. «Нәфис косметикс» комбинат территориясендә май–экстракция заводы төзергә ниятли. Казан май комбинатының Директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин хәбәр итүенчә, проектның бәясе 45 миллион еврога якын тәшкил итә.
Завод көнбагыш һәм рапс орлыкларыннан 125 мең тонна май чималы эшкәртәчәк дип ниятләнә. Шул исәптән 25 мең тоннасы – «Нәфис косметикс» ихтыяҗларына, калганы Казан май комбинаты өчен китәчәк. Нигез проектны Италиянең Ballestra фирмасы эшләгән.
Хәзерге вакытта комбинат май чималын илнең көньяк төбәкләреннән ала. Андагы заводлар көнбагыш орлыкларына кытлык кичерә. Шул ук вакытта Россиянең урта полосасында рапс эшкәртү производствосы булмаса да, аның орлыклары җитәрлек җитештерелә. Яңа производство ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен республикада әлеге культура мәйданнары бүгенге 50 мең гектар урынына өч тапкыр арттылырга тиеш. Талымсыз рапсны республиканың теләсә кайсы аграр хуҗалыгында үстерергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз