news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда орган, оркестр һәм хор чыгышы тәкъдим ителә
Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “Өч стихия” дип исемләнгән концерт узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “Өч стихия” дип исемләнгән концерт узачак. Аны ТР Дәүләт симфоник оркестры ачып җибәрәчәк. Оркестр белән ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Скуратов дирижерлык итәчәк.
Музыка кичәсендә композиторлар Петр Чайковскийның “Ел фасыллары” фортепиано циклыннан “Апрель” көе, Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетыннан “Баллада”, Иоганнес Брамсның “Венгерский танец”, Анатолий Лядовның “Волшебное озеро”, Александр Гильманның орган белән оркестр өчен 1-нче симфониясе яңгыраячак. Солист булып Россия һәм Татарстанның халык артисты, Россия Дәүләт премиясе лауреаты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин чыгыш ясаячак.
Концертта Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры И.Бах, Дж.Каччини, Г.Гендель, Г.Холст әсәрләрен башкарачак. Органда музыкант Лада Лабзина уйнаячак. О.Янченко күчермәсендә «Ave Maria» һәм «Богородица Дево, радуйся» җырларын Марина Нерабеева тәкъдим итәчәк.
Концерт залы сәхнәсендә музыка сөючеләр берьюлы орган, оркестр уйнавын һәм хор чыгышын карый алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot