Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Оренбург трактының түләүле участоклы дублер юлын төзергә планлаштыралар
Татарстанда яңа юл – Оренбург трактының дублерын төзү проектын әзерлиләр. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгында «Муниципаль сәгать»тә ТР Киңлекне планлаштыру институты директоры Олег Григорьев хәбәр итте.
Юл М-12 трассасының Атабай тракты белән беренче чишелешеннән башланачак, DoorHan компаниясе объектлары, Столбище, Усады авыллары, Тынычлык бистәсе яныннан узачак һәм Казанга керәчәк.
«Планлаштыру проектын төгәлләдек, ул килештерелә. Проект-смета документациясе шулай ук төгәлләнеп килә. Финанслау мәсьәләләре Россия премьер-министры Михаил Мишустин белән килештерелде. Хәзерге вакытта Транспорт министрлыгы белән финанслауны килештерү юнәлешендә соңгы штрихлар эшләнә», - диде Григорьев.
Юл Казан – Боровое Матюшино бетон трассасына кадәр бушлай булачак, дип билгеләп үтте ул.
«Анан соң Казанга кадәр түләүле булыр, мөгаен», - диде Киңлекне планлаштыру институты директоры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз