Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Оренбург тракты дублерын 2028 ел ахырына кадәр төзеп бетерергә мөмкиннәр
Казанда Оренбург тракты дублерын төзү 2028 ел ахырына тәмамланырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның Пространстволы планлаштыру институты директоры Олег Григорьев сөйләде.
«Әгәр финанслау белән барысы да яхшы булса, дублер тулысынча 2028 ел ахырына кадәр гамәлгә ашырылырга мөмкин дип уйлыйм. Бу катлаулы, әмма шәһәрнең киләчәге өчен бик кирәкле проект», — дип билгеләде ул.
Эшләр М12 федераль трассасы чишелешеннән алып Столбище бистәсе борылышына кадәрге участокта башланды инде. Киләсе этап «бетонка»га кадәр өлешне төзү булачак (Казан — Боровое Матюшино юлы).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз