Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда — Оренбург татар театры гастрольләре
М.Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театры оешуга быел − 25 ел
(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Быел Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театры оешуга − 25 ел. Шул уңайдан, фәйзилеләр Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә юбилей гастрольләре белән килә.
13-15 февраль көннәрендә Казан тамашачысы театрның иң мавыктыргыч спектакльләрен күрә алачак. Танылган татар драматургы Фатих Әмирханның “Яңа кешеләр” драмасы, атаклы француз комедиографы Жан-Батист Мольерның “Хәйләкәр уеннары” комедиясе һәм күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның “Төш” исемле драматик хикәясе гастроль афишасына кертелгән, дип яза театрның матбугат хезмәте.
Искәртеп үтәбез: Оренбург татар театры тарихы Ильясбәк Кудашев-Ашказарский исеме белән бәйле һәм беренче татар труппасы да 1905 елның декабрендә Оренбургта оеша.
Бер ара Оренбургта татар театры тормышы тынып кала. Оренбург татар театрының яңа тарихы 1990 елның 27 июненнән башлана. 1991 елда ул Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театры дип атала башлый. Хәзерге вакытта театр, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев җитәкчелегендә уңышлар казанып, реконструкциядән соң ачылган заманча бинада эшләп килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз