news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Оренбург мөселман дини җыены эшчәнлегенә багышланган җыен уза

Семинар эчке Россия һәм Себер мөселманнарының дин идарәсен оештыруга 200 ел тулу уңаеннан үткәрелә

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында “Оренбург мөселман дини җыены һәм XVIII гасырның соңгы чиреге- XX гасыр башында татар халкының рухи үсеше” дип аталган халыкара фәнни семинар уза. Семинар эчке Россия һәм Себер мөселманнарының дин идарәсен оешуга 200 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Билгеле булганча, Оренбург мөселман дини җыены татарларның рухи үсешендә зур роль уйнаган.
Семинарда Татарстан, Казахстан, Оренбург, Түбән Новгород, Уфа, Екатеринбург галимнәре катнаша. Алар Оренбургның беренче мөфтие Мөхәммәтҗан Хөсәеновның казах даласындагы эшчәнлеге, Мөселман дини җыены оештырылганчы ахуннарның роле, Оренбург мөселман дини җыенын оештыруның дини өлкәдә толерант мөнәсәбәтләр барлыкка китерүенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышты. Әл Фәраби исемендәге Казах милли университеты профессоры Гөлмира Солтангалиева сүзләренчә, Мөхәммәтҗан Фәезханов казах даласында рус хакимияте белән җирле казахлар арасында үзен бер төрле арадашчы ролен үтәгән, рус хакимияте аны үз сәясәтен уздыру өчен файдаланса, җирле казахлар үз гозерләрен аның аша идарә итүчеләргә җиткерү өчен кулай дип тапкан.
Шулай ук семинарның көн тәртибенә Оренбург мөселман дини җыенының егерме гасыр башында реформалар ясау планы, дини җыен һәм Россия мөселманнары матбугаты һ.б. фәнни проблемалар чыгарылган иде.
Семинар вакытында Түбән Новгород шәһәре һәм өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте аппараты җитәкчесе, сәясәт фәннәре кандидаты Дамир Мөхетдинов “Мәдинә” нәшриятында “Россиядә Ислам” сериясендә чыккан “Санкт-Петербургта Ислам”, “Уралда Ислам”, “Россиянең үзәк Европа өлешендәге Ислам” томнарын тәкъдим итте. Бу хезмәтләр кичә Мәскәүдә Көнчыгышны өйрәнү институтында да тәкъдим ителгән. Бу сериядә моңарчы “Мәскәүдә Ислам” һәм “Түбән Новгородта Ислам” томнары дөнья күргән иде.
Дамир Мөхетдинов сүзләренчә, бу томнарда аерым төбәкләрдәге Ислам тарихы, персоналийлар турында мәгълүмат бирелә, теге яки бу төбәк тарихындагы “ак таплар”не бетерүгә омтылыш ясала. “Бу сүзлекләр алга таба тикшеренүләрне дәвам итү өчен, таяну ноктасы булырга тиеш”, - диде Д.Мөхетдинов.
“Санкт-Петербургта Ислам” сүзлеген алсак, аны бу төбәктәге татарлар һәм башка мөселман халыклары турында сөйләвен күрербез. Төньяк башкаланы төзергә килгән татарларның эшче көч кенә түгел, ә интеллектуль яктан да зур роль уйнаганлыгын ачыкларбыз.
Әлеге проект 2012 елга кадәр исәпләнгән, 2013 елда бу сериядән 13 нче том Үзбәк ханның Ислам кабул итүенә 700 ел тулу уңаеннан чыгарылачак. Д.Мөхетдинов белдергәнчә, мөселманнарның Россия тарихына керткән өлеше турында мәгълүмат юк дәрәҗәсендә. Ә бу сүзлекләр яңа концептуаль карашлар нигезендә эшләнә, тарихка төрле яклап бәя бирергә мөмкинлек тудыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100