news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Opel машинасының йөртүчесе юл-патруль хезмәте инспекторлары белән куыш оештырган

Бүген төнлә Җиңү проспектында Opel Astra автомобиленең йөртүчесе инспекторларның туктарга кушкан таләбен игътибарсыз калдырган һәм алар белән куыш оештырган.

Яшүсмер автомобилен Игелекле урамында калдырып качарга омтылган, ләкин юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан тоткарланган. Рульдә - Казанда яшәүче 17 яшьлек үсмер, ә автомобиль аның әтисенеке булып чыккан.

Яшүсмергә карата берничә административ беркетмә (кызыл утка, каршы як полосага чыгу, куркыныч идарә итү, хезмәткәрләр таләбе буенча туктаудан баш тарту) төзелгән. Шулай ук машина йөртүченең ОСАГО полисы булмавы да ачыкланган. Автомобильне штрафстоянкага алып киткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100