news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда онкология авыруларына кагылышлы белем бирү чарасы оештырыла

Бүген Кече Акчарлак күле янында «Сәламәтлек – фән күзлегеннән» дигән ачык лекторий оештырыла. Шәһәрлеләргә онкология авыруларын кисәтү һәм ачыклау мәсьәләләренә кагылышлы мәгълүмат һәм дәвалау ысулларын тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара «Ярдәм нуры» проекты кысаларында Казан федераль университетының әйдәп баручы белгечләре катнашында узачак. Әлеге очрашуда катнашучылар онкология өлкәсендәге иң мөһим сорауларга җавап табачак. Лекциядә шешләрнең нәрсәдән барлыкка килүе һәм авыру куркынычын киметү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, белгечләр заманча дарулар ясау технологияләре, авыруны иртә ачыклау һәм һәр кешегә аерым билгеләнә торган дәвалауның иң нәтиҗәле ысуллары белән таныштырачак.

Лекторий программасы өч чыгыштан тора: 17:30 дә «Шешләр нидән ярала яисә күзәнәкләр фетнәсе» лекциясе, 18:15 сәгатьтә «Рак авыруына каршы шифа: лабораториядән шифаханәгә кадәр» чыгышы, ә 19:00 да «Авыруны кисәтү һәм һәркемгә аерым дәва: яман шешне ничек җиңәргә?» дигән йомгаклау лекциясен тыңларга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot