Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда онкология авыруларын кисәтү, ачыклау һәм дәвалау ысуллары турында сөйләячәкләр
Якшәмбе көнне, 26 июльдә, Кече Акчарлак күле янында онкология авыруларын кисәтү, ачыклау һәм дәвалау мәсьәләләренә багышланган «Сәламәтлек – фән күзлегеннән» ачык лекторий оештырыла. Чара «Ярдәм нуры» проекты кысаларында Казан федераль университетының әйдәп баручы белгечләре катнашында узачак.Әлеге очрашуда катнашучылар онкология өлкәсендәге иң мөһим сорауларга җавап табачак.
Лекциядә шешләрнең нәрсәдән барлыкка килүе һәм авыру куркынычын киметү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, белгечләр заманча дарулар ясау технологияләре, авыруны иртә ачыклау һәм һәр кешегә аерым билгеләнә торган дәвалауның иң нәтиҗәле ысуллары белән таныштырачак.
Лекторий программасы өч чыгыштан тора: 17:30 дә «Шешләр нидән ярала яисә күзәнәкләр фетнәсе» лекциясе, 18:15 сәгатьтә «Ракка каршы шифа: лабораториядән шифаханәгә кадәр» чыгышы, ә 19:00 да «Авыруны кисәтү һәм һәркемгә аерым дәва: яман шешне ничек җиңәргә?» дигән йомгаклау лекциясен тыңларга була.
Чарага алдан теркәлү шарты белән 17:00 сәгатьтә килергә мөмкин.
Очрашу күлнең пирсында уздырыла, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз