news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда онкологик авырулары булган кешеләр өчен хәйрия акциясе узачак

30 гыйнварда С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “Бүгенге заман музыкасының Кабынган Йолдызлары” циклыннан “Блюз. Эволюция” дип исемләнгән икенче концерт узачак

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 30 гыйнварда С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “Бүгенге заман музыкасының Кабынган Йолдызлары” циклыннан “Блюз. Эволюция” дип исемләнгән икенче концерт узачак. Чараны «JIVE Group Production» төркеме оештыра.
«JIVE Group Production» балалар һәм өлкәннәр сәламәтлеген кайтаруга һәм саклауга юнәлтелгән күп төрле хәйрия чараларында, иҗтимагый хәрәкәтләрдә актив катнаша. Концерт вакытында да “Яман шешкә каршы хәрәкәт” төбәкара иҗтимагый оешмасы белән берлектә хәйрия акциясен үткәрү планлаштырыла.
“Яман шешкә каршы хәрәкәт” төбәкара иҗтимагый оешмасы пациентлар, табиблар һәм авыру кешеләрнең туганнары тарафыннан төзелә. Аның максаты – авырып алып, озак катлаулы дәвалану курсын үткәннән соң кешене тернәкләндерү. Бу максаттан оешма авыручыларны мәдәни чараларга җәлеп итә. Кеше үз эченә бикләнеп калмый, актив тормыш алып бара башлый.
Концертта JIVE төркеме бүгенге заман музыка стильләрен тәкъдим итәчәк. Аларга Россия һәм чит илнең яшь йолдызлары да кушылыр дип көтелә. Башкаручылар блюз жанрына игътибар бирәчәк. «Блюз. Эволюция” концерты кысаларында Концерт залы сәхнәсендә «Братья Блюз» коллективы чыгачак. Шулай ук музыка кичәсенә Өфедән саксофончы Павел Скорняков да киләчәк.
Казанлылар өчен концертта ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры чыгышы бүләк булачак. Бу турыда “Татар-информ”га “Яман шешкә каршы хәрәкәт” иҗтимагый оешмасының төбәкара бүлеге рәисе Людмила Русакова хәбәр итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100