news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда онкологик авыруларга багышланган конгресс узачак

Быелның июнендә Казанда “Ашкайнату системасындагы яман шешләрне диагностикалау һәм дәвалау” исемле Халыкара конгресс узачак

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”). Быелның июнендә Казанда “Ашкайнату системасындагы яман шешләрне диагностикалау һәм дәвалау” исемле Халыкара конгресс узачак. Чара РФ атказанган фән эшлеклесе, профессор Мойше Сигал тууына 90 ел тулуга багышлана.
Билгеле булганча, Мойше Сигал яман шешләрне ачыклауда цитологик ысулын куланылышка кертә. 50-60 елларда Казан онкология мәктәбенә нигез салучылар Юрий Ратнер һәм Мойше Сигал була.
М.Сигал эчәк органнарына операцияләр ясаганда оптималь хирургия ысулларын гамәлгә кертә. Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы баш онкологы була. 1973 елда профессор М.Сигалга “ТАССР атказанган фән эшлеклесе”, 1981 елда “РСФСР атказанган фән эшлеклесе” исемнәре бирелә. Сигал – 9 монография, 200 мәкалә авторы. Аның тарафыннан 50 доктор һәм фән кандидаты әзерләнелә. Алар арасында танылган хируглар, онкологлар, ренгенологлар, радиологлар, гинекологлар, отоларингологлар һәм морфологлар бар. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot