news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда онкодиспансер янындагы күпер өчен бюджеттан 92,5 млн сум бирделәр

Тимер юллар аша җәяүлеләр чыгу өчен күпер агымдагы елның ахырына кадәр төзелеп бетәргә тиеш.

Казанда онкодиспансер янындагы күпер өчен бюджеттан 92,5 млн сум бирделәр
Михаил Захаров

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстан бюджетыннан Республика онкология диспансеры янындагы тимер юллар аша җәяүлеләр чыгу өчен күпер төзелешенә 92,5 млн сум бүлеп бирделәр. Заказчы - «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе, дип хәбәр ителә Дәүләт сатып алулары сайтында.

Эшләр 2018 елның 20 декабрендә төгәлләнергә тиеш.

Проектны гамәлгә куюга барлыгы 160 млн сум акча китәчәк, дип белдерде узган елның августында Горький тимер юлы баш инженеры урынбасары Евгений Ананьин. Акчаның бер өлешен Горький тимер юлы бүлеп бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot