news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда онкодиспансер янында җәяүлеләр кичүе ачылды

Җәяүлеләр кичүе төзелешенең проект бәясе 101,7 миллион сумнан артык тәшкил иткән.

Казанда онкодиспансер янында җәяүлеләр кичүе ачылды
пресс-служба Казанского региона ГЖД

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бүген Казанда Республика клиник онкология диспансеры янында җир өстеннән салынган җәяүлеләр кичүе ачылды. Ул 2018 елда төзелә башлаган иде. Проектның бәясе 101 миллион 712 мең сум тәшкил иткән.

Җәяүлеләр кичүенең озынлыгы – 48 метр, ике баскыч юлы 25 метр тәшкил итә. Киңлеге - 2,25 метр, биеклеге – 2,5 метр.

«Тимер юл һәм автомобиль юлы аша салынган җәяүлеләр кичүе пассажирларның куркынычсызлыгын исәпкә алып эшләнгән. Ике кичү арасы 24әр метрлы итеп эшләнгән. Шул ук вакытта тимер юл өстеннән чыгу өчен корылмалар 8,3 метр, автоюл өстендә – 5 метр», – дип сөйләделәр Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, 2015 елда Республика онкология үзәге ачылгач, Әмәт – Дәрвишләр аралыгында тимер юл аша пассажирлар агымы берничә тапкыр артты.

Горький тимер юлы һәм Татарстан Хөкүмәте арасында имзаланган беркетмә кысаларында җәяүлеләр күперен төзү өстенлекле шартларда башкарылды.

Бүген объектны ачу тантанасында Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100