news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда олы яшьтәге хатынны бәрдереп үтергән таксистны хөкем итәчәкләр

20 яшьлек йөртүче авария вакытында исерек булган.

Казанда олы яшьтәге хатынны бәрдереп үтергән таксистны хөкем итәчәкләр
скриншот

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдереп үтергән үзбәк таксистын хөкем итәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтте.

Авария узган елның ноябрь урталарында булган. 20 яшьлек исерек үзбәк егете арендага алган машинасында Павлюхин урамында «зебра»дан юл аша чыкканда 92 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Пенсионер алган имгәнүләреннән фаҗига урынында вафат булган.

Егет «Исерек килеш юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше үтерү» маддәсе буенча гаепләнә. Эш карау өчен судка тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot