news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Өлкәннәр көне уңаеннан бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

Иртәгә, 1 октябрьдә, Казанда Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында теләгән һәркемгә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәт итә.

Теләгән һәркемгә (яшь чикләве юк) сәламәтлек саклау, хезмәт, гаилә, җир законнары, социаль һәм пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультация биреләчәк.

Профиль хакимият органнары һәм ТР Дәүләт юридик бюросы, шулай ук Татарстанның Нотариаль һәм Адвокатлар палатасы вәкилләре гражданнарга бушлай консультация бирер дип көтелә.

Бушлай юридик консультация алырга теләүчеләрне кабул итү Татарстан Халыклар дуслыгы йортында оештырылачак (Казан, Павлюхин урамы, 57). Ул 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot