news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда өлкәннәр һәм балалар өчен бушлай рәсем дәресләре узачак

1 июньдә ТР башкаласында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Рәсем яса, Казан!» акциясе узачак. Чарада балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Рәсем дәресләре ачык һавада оештырылачак.

Остазлар укучыларга натюрморт, пейзаж, натурадан карап ясау кебек популяр рәсем сәнгате жанрларын үзләштерергә ярдәм итәчәк. Барлык материаллар да урында биреләчәк.

РФ Социаль фондының ТР буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, катнашу – бушлай. Моның өчен сылтама буенча теркәлергә генә кирәк. Балалар өчен дәресләр җәй дәвамында үткәреләчәк.

Укучыларны ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее бинасы (Карл Маркс урамы, 64) ишегалдында көтәчәкләр. Үзең белән су һәм баш киеме алырга киңәш ителә.

Акция гамәлдә булган вакытта 3 меңнән артык кеше өчен 200 дән артык дәрес үткәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot