news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда өлкән яшьтәге хатын-кызны «УАЗ Патриот» бәрдергән

Кичә кич Казанда Копылов һәм Тэц урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәте булган. Шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, «УАЗ Патриот» автомобиле зебра аша чыгып барган өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдергән.

Внедорожник Кошевой урамы ягыннан Декабристлар урамы юнәлешендә барган, бу вакытта светофорда яшел ут янып торган. Шул вакыт хатын-кыз көйләнә торган җәяүлеләр кичүе өчен кызыл ут янып торганда юлга йөгереп чыккан.

Зыян күрүчене хастаханәгә салганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot