Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз сөрем газы белән агуланып хастаханәгә эләккән
Казанның Брюсов урамында 78 яшьлек хатын-кыз сөрем газы белән агуланган. ТР торак инспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, пенсионерны М.Садыйков исемендәге 7нче дәүләт клиник хастаханәсенә салганнар.
Тикшерү вакытында газчылар фатирда төтен торбасында һәм вентиляция каналында тарту булмавын ачыклаган. Фатирны газ белән тәэмин итү туктатылган.
Хәзер инспекция гадәттән тыш хәл шартларын ачыклый, шулай ук идарәче компания һәм газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләрнең үтәлешен тикшерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз