news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда өлкән яшьтәге ханымның киеменә ашарга пешергәндә ут капкан, ул хастаханәдә үлгән

Казанның Тинчурин урамындагы фатирда янгын чыккан. Бу турыда бүген иртәнге 7.11 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда сөйләделәр.

Билгеле булганча, 70 яшьлек әбинең киеменә ашарга пешергән вакытта ут капкан. Аның тәне пешкән. Хастаханәдә табиблар аны коткарып кала алмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot