news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда, өлкән кешеләрне алдалап, 600 мең сум акча үзләштергән кешене тоткарлаганнар

Казанда яшәүчедән берничә пенсионерга карата мошенниклык гамәлләре кылуда шикләнәләр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Өч өлкән яшьтәге хатын хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Алар өчесе дә мошенник корбаны булган. Өч очракта да начар ниятле кеше пенсионерларның акчасын үзләштерү өчен «сезнең туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләккән» дип алдалаган.

Шулай итеп, 14 февральдә Казанда яшәүче пенсионерга елап бер кыз шалтыраткан, ул әбинең оныгы булуын әйткән. Кыз телефонны янәсе тикшерүчегә биргән. Ә ул хатынның улын җинаять җаваплылыгына тартмау өчен зыян күрүченең якыннары белән мәсьәләне хәл итәргә зур суммада акча кирәк булуын әйткән. Нәтиҗәдә пенсионер хатын курьерга 200 мең сум акча биргән.

Хатын-кыз акчасын биргәч, улына шалтыраткан һәм бернинди авария булмавын белгән. Калган ике очракта да мошенниклар шул сценарий буенча эш иткән.

Полиция хезмәткәрләре кыска вакытта 31 яшьлек курьерны тоткарлаган. Ул пенсионерларның акчасын алуын таныган. Барлыгы 600 мең сум зыян китерелгән.

Бу фактлар буенча иошенниклык турында җинаять эше кузгатылган. Хокук саклаучылар шундый җинаять очракларын тикшерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100