news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда өлкән буын «Алтынбикә» студиясендә мода театры һәм актерлык осталыгын өйрәнә ала

Казанда «Яшәү яме» шәһәр проекты кысаларында яңа юнәлеш тәкъдим ителә – хәзер өлкән яшьтәгеләр «Алтынбикә» студиясенә йөри ала. Ул мода театры, актерлык осталыгы һәм сәхнәдә йөрү техникасы алымнарын берләштерә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Мәдәният идарәсе җитәкчесе Алия Заһидуллина хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Ун ел дәвамында мәдәният йортларында «Яшәү яме» проекты гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә әлеге проектка яратып йөри торган кешеләр берләшмәсе барлыкка килде. Аларның чыгышларын караганнан соң кәеф күтәрелә, күңел шатлана», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.

Хәзерге вакытта әлеге шәһәр проекты башкаланың 106 мәйданчыгында 20дән артык юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла. Дәресләр даими рәвештә 16 мәдәни үзәктә, шәһәр китапханәләрендә уздырыла. Өлкән буын вәкилләре өчен 160тан артык түгәрәк һәм берләшмә тәкъдим ителә.

2025 елда проект буенча 1,7 меңнән артык чара, 10 меңнән артык дәрес уздырылган. Программа иҗади, агарту, сәламәтләндерү юнәлешләрен үз эченә ала. Алар арасында бизәнергә өйрәтә торган дәресләр, көлү йогасы, музыка терапиясе, мемуарлар төзү клубы, нейробика һәм башка төрләр бар.

Яңа юнәлеш әлеге программаны мода театры, актерлык осталыгы һәм сәхнәдә йөрү техникасы дәресләре белән тулыландыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot