news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Олег Лундстерм урамы барлыкка килергә мөмкин

Хәзерге вакытта документлар, имзалар җыю эшләре бара

 (Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казанда джазмен, композитор, джаз оркестрын оештыручы Олег Лундстерм урамы барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта бүген ТР Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе джаз оркестрының сәнгать җитәкчесе Лидия Әхмәтова хәбәр итте. “Хәзерге вакытта без бу юнәлештә эш алып барабыз һәм документлар, имзалар җыю белән шөгыльләнәбез. Республика җитәкчелеге безгә бу өлкәдә ярдәм итәр дип ышанасы килә”, - диде ул.

Искәртеп узабыз, Олег Лундстерм (1916-2005) Шанхайда үзенең оркестрын булдыра һәм 1947 нче елда оркесты белән бергә Казанга күчеп кайта.

news_right_1
news_right_2
news_bot