Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда октябрь аенда Доминика Республикасына туры авиарейслар ачыла
Казан Кариб утрауларына туры авиарейс белән очу мөмкинлеге тудырылган Россиянең өченче шәһәре булачак.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Казанда Доминика Республикасына яңа халыкара авиарейс ачыла. Пассажирларга әлеге юнәлештә 31 октябрьдән хезмәт күрсәтә башлаячаклар. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
«Казан – Ла-Романа – Казан маршруты буенча туры авиарейсларны Boeing-777-300 очкычы 14 көнгә бер мәртәбә ясаячак. Очыш программасы 2020 елның 17 апреленә кадәр исәпләнгән», - диелә министрлык хәбәрендә.
Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, Кариб утрауларына туры авиарейс белән очу мөмкинлеге тудырылган Россиянең өченче шәһәре булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз